🕌 «Гаилә» мәчетендә көндезге лагерь тәмамланды. Ир балалар сменасында 70 тән артык бал... — 13 июня 2026 г. в 09:26:35.874
🕌 «Гаилә» мәчетендә көндезге лагерь тәмамланды. Ир балалар сменасында 70 тән артык бала ял итте. 🎨Ике атна дәвамында балалар өчен дин сабаклары, файдалы мастер-класслар, төрледән-төрле уеннар, экскурсияләр һ.б. файдалы чаралар оештырылды. 🏕️ Балалар, яшь үзенчәлекләренә карап, төрле төркемнәргә бүленде. Лагерь кысаларында бер тапкыр хәләл туклану каралган иде. 🤲 Балаларыбыз алган дини гыйлемнәрен тормышта да кулланып, яңа тапкан дуслары белән аралашып яшәсеннәр, җыйган рухи көчләрен яңа белемнәр алуда файдалансыннар дигән теләктә калабыз. #ГаиләМәчете #ислам #балалар #ислам #җәй

