🕌 «Гаилә» мәчетендә көндезге лагерь тәмамланды. Кыз балалар сменасында 80 нән артык ба... — 26 июня 2026 г. в 16:46:40.455
🕌 «Гаилә» мәчетендә көндезге лагерь тәмамланды. Кыз балалар сменасында 80 нән артык бала ял итте. 🎨Ике атна дәвамында балалар өчен дин сабаклары, файдалы мастер-класслар, төрледән-төрле уеннар, экскурсияләр һ.б. файдалы чаралар оештырылды. 🏕️ Балалар, яшь үзенчәлекләренә карап, төрле төркемнәргә бүленде. Лагерь кысаларында бер тапкыр хәләл туклану каралган иде. 🤲 Балаларыбыз алган дини гыйлемнәрен тормышта да кулланып, яңа тапкан дуслары белән аралашып яшәсеннәр, җыйган рухи көчләрен яңа белемнәр алуда файдалансыннар дигән теләктә калабыз. #ГаиләМәчете #ислам #балалар #ислам #җәй

