Ассаляму алейкум, кадерле дустым! — 2 октября 2026 г. в 01:35:23.135
Ассаляму алейкум, кадерле дустым! ҖОМГА КӨНЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН! https://mechet-gailya.ru Хаҗның фазыйләте Хаҗ - Исламның бишенче баганасы, һәм аның фазыйләте бик зур. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Кем хаҗ кыла, сүгенмичә һәм гөнаһ кылмыйча, ул анасы тудырган көндәге кебек гөнаһсыз булып кайта». Төп фазыйләтләре: Беренчедән - хаҗ гөнаһларны «Хаҗ белән гомрәне бер-бер артлы кылыгыз, чөнки алар, тимерче күреге тимерне, көмешне һәм алтынны тазарткан кебек, сездән фәкыйрьлекне һәм гөнаһларны куар, ә дөрес итеп кылынган хаҗның әҗере бер Җәннәт булыр». Икенчедән - хаҗ кылучы Аллаһының кунагы. Хәдистә әйтелгән: «Хаҗи һәм гомрә кылучы - Аллаһының кунаклары. Әгәр алар дога кылсалар, Аллаһ аларга җавап бирә; әгәр гафу сорасалар, Аллаһ аларны кичерә». Өченчедән - хаҗнең әҗере - Җәннәт. Пәйгамбәр ﷺ әйткән: «Кабул ителгән хаҗ өчен Җәннәттән башка әҗер юк». Дүртенчедән - хаҗда сәваб күп мәртәбә арта. Хәдистә әйтелгән: «Хаҗда тотылган бер дирһәм - җиде йөз дирһәм кебек». Бишенчедән - Кеше анда еллар буе эзләгән сорауларына җавап таба. Нигә? Чөнки анда кеше Барлыкка Китерүче белән ялгыз кала. Анда "маска" юк, статуслар юк. Бары син һәм Аллаһ Раббыбыз гына. Әйдәгез, Аллаһыдан хаҗга баруыбызны вә кабул булуын сорыйк. Амин. https://max.ru/channel_Rustam_hazrat Олы хөрмәт һәм изге дога белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.