Шул көннән башлап Сәрия Фәргатьнең яшерен шәүләсенә әйләнде. Кеше кара янында күңелендә... — 25 августа 2026 г. в 09:01:38.747
Шул көннән башлап Сәрия Фәргатьнең яшерен шәүләсенә әйләнде. Кеше кара янында күңелендә ниләр булуын белгертмичә елмаеп, көлеп йөрсә дә, йөрәгендә вулканнар атты, таулар ишелде, шартлады. Егеткә күрсәтмичә ул аны һәр кич күзәтте. Фәнисә кичләрен сирәк күренә иде, чыккан көнендә дә Фәргать белән капка төпләрендә сөйләшеп утырудан ерак китмиләр. Андый чакларда Сәрия ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитә. Фәнисәне бигрәкләр дә күрә алмаска әйләнде. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/gnaka-etrgn-syu-tormy

