Чулпан Фаритовна исэнмесез. Чыгарыгыз пожалуйста. Бүген төнлә йоклап ятканда кәстрүлне ...
Чулпан Фаритовна исэнмесез. Чыгарыгыз пожалуйста. Бүген төнлә йоклап ятканда кәстрүлне кырган тавышка уяндым. Сәгать 4 ләр тирәсе булгандыр. Ирем дә шул тавышны ишеткән. Өйдә 10 елга якын яшибез алай ишеткән юк иде. Кухняда кәстрүлне кыру ап ачык ишетелде. Башта уйлап алдым тычкан кергән дип, аннан соң тычкан түгел икәне башыма килде. Чөнки бездә өйгә күчкәннән бирле тычканның булганы юк. Һәм мин ул тавышны ишетеп уянганнан соң,башка ишетмәдем. Өебез әлеге көнгә кадәр тыныч иде. Үзем генә калсам да курыкмый идем. Хәзер инде үзеннән үзе куркыта. Алдан язып китәм :намазлар укыйбыз, өйдә азан әйтелә. Ышанмыйм диючеләр булыр, мин дә андый әйбергә ошанмый идем , әмма үзеңә ишетелгәч ышанасың икән. Булмас дияргә юк. Белүче кешеләр языгыз пожалуйста, сездә шундый хәлләр булганы бармы һәм нәрсә эшләргә? Алдан ук рәхмәт.