Мин Татарстанның бер авылында яшим,пенсионер. Үткән ел минем исемгә миңа кагылмаган 2 ...
Мин Татарстанның бер авылында яшим,пенсионер. Үткән ел минем исемгә миңа кагылмаган 2 җир участогы өчен налог килде. Авыл советына барып тикшертсәм, минем исемгә әллә кайчан үлеп, җирләрен клен басып кара урман булган ике кешенең йорт урыны җирен оформить итеп куйганнар. Боларны эшләгән авыл советы секретаре эштэн китте, хәзер яңа кеше эшли. Мин районга земельный начальнигына бардым. Ул миңа быел түләп тор, алайса пеня усә, аннан отказной язып авыл советына бир, алар хәл итә дип кайтарып җибәрде. Бүген тагын шул җирләргә налог килеп төште 550 сум. Авыл советы районнан безгә аны хәзер берни эшләтеп булмый диделәр, былтыр язган заявлениеңны да кире бордылар ди. Шундый хәлдә калучылар юкмы арагызда?Миңа хәзер нишләргә икән? Кая,кемгә барып карарга,ничек бу жирләрне үз өстемнән төшерергә икән? Шуның законын белүчеләр киңәш бирсәгез бик рэхмэтле булыр идем.