Хәерле иртә!Бер апаның төнлә куркуы турында язма бар иде.Мин үз башымнан үткәнне язам.И...
Хәерле иртә!Бер апаның төнлә куркуы турында язма бар иде.Мин үз башымнан үткәнне язам.Ирем вахтада эшләгәндә төнлә ирем булып кемдер килә башлады.Атнасына бер-ике кабатлана.Курку юк,рәхәтлек бар.Иртәнгә хәл юк😢Таныш әбигә(бик укымышлы иде) сөйләдем,иии кызым,сиңа бит җен ияләшкән.Нәрсә булса уйлашырбыз ди.Теге хаман килә,то ирем булып,то классташ булып.Мин сүрелә барам,хәл юк.Ирем киткәч кичен ике әби һәм күрше апа иренең ау мылтыгын алып керделәр.Бер әби мине өшкерә,икенчесе кычкырып укый,күрше апа уголларга атып йөри.Йорт ике катлы,бер уголны да калдырмадылар.Өшкерүче әби укый алмый,кызым,җен укырга бирми бит,бутый ди.Шуннан соң мине күршеләргә алып чыктылар,караватта ике ягыма утырып төне буе Ясин укыдылар.Шуннан рәтләндем.Барысына да бик зур рәхмәтле.Бу хәл башка кабатланмады.Хәзер миңа 55 яшь,ул вакытта 35 яшь иде.Без хәзер намазда,өйдә азан еш әйтелә.Ялган да,уйлап та язмадым.Бәлки кемдер сөйләргә яхшысынмый.Бары тик көчле өшкерү ярдәм итә.Деменция тотына дип уйлап ятсан бөтенләй саташуың бар,Аллам сакласын.