Чулпан Фаритовна чыгарыгыз пожалуйста. Армия, вакытлары җитте. Күп әниләр балаларын оза...
Чулпан Фаритовна чыгарыгыз пожалуйста. Армия, вакытлары җитте. Күп әниләр балаларын озата. Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләрен , бәхетләрен бирсен , җиңеллек белән хезмәт итеп кайтсыннар🤲Юлларында яхшы кешеләр генә очрап торсын🤲 Кайбер әниләр группага киңәш сорап яза. Ник соң комментарийларда усаллык чагыла. Армия сугыш түгел дип язасыз. Бәлки сугыштан да куркынычрактыр кайбер җирдә. Күп бала границада хезмәт итә , срочниклар бит алар. Ана кеше кайгыра билгеле. Йөрәк әрнегәнне армиягә озатучылар үзләре генә белә. Бер вакыт группада сорап язганнар иде, нинди нательное белье армиягә җибәрергә җылыны дип. Шунда комментарийда :катып үлмәс малаегыз кайгырмагыз дип язганнар иде. Я Раббым нинди кешелексез кешеләр хәзерге заманда. Яхшылык теләгез, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр Иншааллаһ. Зинһар онытмагыз, бумеранг бар , хәм без бу дөньяда мәңгелеккә килмәгән.Кешегә әйткән сүз тиз килеп тешә ул. Ана кешенең күңеле болай да яралы , авыр комментарийлар укып рәнҗергә мөмкин, әйтә алам дип әймәгез зинһар. Ахыры бар. Әниләргә әйтер сүзем шул:ана белән бала арасында пәрдә бумый, догалар кабул була Иншааллаһ. Мөмкинлек булган саен дога укып теләк теләгез.Садака бирергә тырышыгыз.Балагызга хәерле озын гомер сорагыз. Барысы да яхшы булачак.