Сәләт
Образование
Сәләтле һәм талантлы яшьләр берләшмәсе! Сәләткә кушылыгыз 💜 #сэлэт #selet #сәләт
Образование
Сәләтле һәм талантлы яшьләр берләшмәсе! Сәләткә кушылыгыз 💜 #сэлэт #selet #сәләт
Сәләт «Алмагач» мәктәбендә «Мәрҗән» мәктәпкә әзерлек дәресләре старт ала 📚 «Нигез» һәм «Тел һәм иҗат» программалары кысаларында балагыз әйләнә-тирә дөнья белән танышачак, язарга, исәпләргә һәм татар телен өйрәнәчәк, сөйләм күнекмәләрен үзләштерә алачак. • Расписание һәм бәяләре • Адрес: Сибгат Хәким ур., 49/8, «Ачыш» гимназиясе • Язылу өчен сылтама 📌 3 октябрьдә беренче дәрес узачак. Тулырак мәгълүмат алу өчен уку һәм административ мәсьәләләр буенча директор урынбасары Динара Смагага мөрәҗәгать итә аласыз: +79178792926
Сәләт көзге аланнарына гаризалар кабул итә! 🍁 🖥️ «Санак Лаб» лабораториясе 📚 «Сәләт — Олимп» мәктәбе 🔬 «Фәнсар» мәктәбе 📖 «Мирас» аланы 🎶 «Җисем» аланы Гаризаларны selet.biz сайтында җибәрергә мөмкин 🙌🏻 Юлламалар бүлеге контактлары: 📞 8 (937) 286-34-73 ☎️ 8 (843) 292-23-30 Эш графигы: Дүшәмбе – җомга (9:00 – 19:00) Көзге каникулларыгызны Сәләт белән үткәрергә ашыгыгыз. Без сезне көтәбез! 🫶🏻
📌 Атна дәвамында Сәләттә нинди чаралар көтелә? Атна башын Сәләтле рубрика белән танышудан башлыйк, безнең белән бер дулкында бул💜
«Без өчебез дә «Сәләт»тә таныштык» K3DERT төркеме белән интервью — музыкаль төркемнең тарихы һәм «Киләчәк һөнәрләре» форумының төп җыры турында 🖇️
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә… 🏢 Асылташларның мәктәп бусагасына ясаган тәүге адымнары, шатлыклы елмаюлары һәм укытучы апаларына алып килгән беренче чәчәк бәйләмнәре — гомерлек хатирә! 🔔 Һәм без бу хатирәләрне Вконтакте төркемебездәге яңа фотоальбомда сакладык. Рәхим итеп карагыз 🫶
Сәлкеш, әйдаман, волонтер, башҗитәк… Һәрберсе сәләтле, һәрберсе кадерле һәм өметле 💫 Биләр сезне инде бик сагына! Һәрберегезне 🫶
Чын тәҗрибә чыганагы булган «Ярыш – 2026» конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе старт ала! 🔥 Быел Ярыш яңа форматта үткәрелә: аның кысаларында XII «Сәмрух» ел премиясенең «Ел әйдаманы» исеменә лаеклы шәхес кенә түгел, «Ел аланы» номинациясе финалистлары да билгеләнәчәк. Конкурс 26-29 ноябрь көннәрендә «Фәнсар» базасында узачак ✨ Гаризалар selet.biz сайтында 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Төрле яклап үсәргә, үзеңне сынарга һәм чыныгырга телисең икән – «Ярыш»ка ашык! ❤️🔥
«Әйдаманнар мәктәбе»нең көтеп алынган дәресләре башлана! 💫 Беренче дәрестә булачак әйдаманнарыбыз Сәләт дөньясы белән якыннан танышачаклар. Спикер – «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз абый Ханафин. ✨ 3 ноябрь, 18:30 (теркәлү – 18:00) ✨ Сәләт йорты (Островский ур., 23) «Әйдаманнар мәктәбе»нә рәхим ит! 🫶
Р. Бикмуллин исемендәге XXV Республикакүләм «БикаФест» фестивале турында телевидениедә! 📺 Фестиваль оештыручылары Алмаз һәм Ләйсән Нигъмәтҗановлар «БикаФест»ның юбилей сезонына әзерлек һәм көтелгән яңалыклар турында сөйләде. Тапшыру бүген 13.00 сәгатьтә «ТНВ-Планета» телеканалында күрсәтеләчәк 😍 Фестивальгә гариза җибәрү өчен нибары 6 көн калып бара, selet.biz сайтында гаризаңны калдырырга ашык 🙌
📌 Ноябрь аеның беренче атналык дайджестын кабул итеп алыгыз! Берсеннән-берсе чараларга бай көннәр көтелә, безнең белән бергә бул 💜
М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе, «Мирас» һәм «Җисем» аланнарында рәсми ачылу тантаналары узды ✨ Көзге каникулларын Сәләттә үткәрергә килгән сәлкешләр өчен абый-апалар шәп программалар, көтелмәгән яңалыклар әзерләде. Җылы мохиттә узган бу атна, һичшиксез, онытылмаслык булачак! ❤️🔥
Зарыгып көтеп алынган Сәләт активы мәктәбенең яңа сезоны старт ала! 🔥 Мәктәп үзәк «Сәләт» клубларының булачак катнашучыларын берләштерәчәк. Биредә иҗат, фәһем, караш һәм дәрт юнәлешләрендә 10 клуб үз эшчәнлеген алып барачак. 💫 11-17 ноябрь 💫 «Йолдызлы» базасы 💫 13-19 яшьлек укучылар һәм студентлар Сәләт Клубының тату гаиләсенә кушылырга, командада эшләргә һәм чаралар оештырырга өйрәнергә телисең икән, тизрәк гаризаңны калдыр. Иң шәп мәктәптә күрешкәнгә кадәр! 🫂
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.