🎤 Сәләт Биләр Форумының мактаулы спикеры булырга чакырабыз! — 9 июня 2026 г. в 07:31:00.244
🎤 Сәләт Биләр Форумының мактаулы спикеры булырга чакырабыз! Без кайчандыр әйдаман, директор булган яки сменаларда катнашкан сәләтчеләребезне һәм безнең дусларыбызны форумга кушылырга чакырабыз ↘️ 🗓 Форум 2026 елның 5 июленнән 11 июленә кадәр узачак. Әгәр сезнең уртаклашыр тәҗрибәгез, белемегез яки идеяләрегез бар икән — Сәләт тарихының зур һәм илһамландыра торган өлешенә әверелү өчен бу менә дигән мөмкинлек. 🔗 Сылтама буенча кереп, гаризаны 20 июньгә кадәр тапшырырга онытмагыз! Спикерлар өчен яшь чикләве — 18 яшьтән башлап. 🤝 Бергәләшеп кешеләрне үзгәртә торган мөмкинлекләр киңлеген булдырабыз!

