«Болгар — Туган тел» аланының 13 сменасы да ахырына якынлашты 🥹 — 25 июня 2026 г. в 11:42:53.436
«Болгар — Туган тел» аланының 13 сменасы да ахырына якынлашты 🥹 Алан 400 катнашучыны кабул итте. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән җыелды: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия Республикалары; Киров, Самара, Ырынбур һәм Төмән өлкәләре 🔶 Шушы 6 онытылмаслык көн эчендә сәлкешләр чын татар мохитендә ял итте, яңа дуслар табып, файдалы күнекмәләр үзләштереп, җәйге җылы хатирәләр туплады ✨ Алан «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларынды гамәлгә ашырылды. #БолгарТуганТел #СәләтлеҖәй

