Август аеның икенче яртысына аяк басу белән яңа уку елы якынлашуы аеруча сизелә башлый 📚
Август аеның икенче яртысына аяк басу белән яңа уку елы якынлашуы аеруча сизелә башлый 📚 Сәләт «Алмагач» мәктәбе дә кадерле асылташларын һәм гәүһәрташларын кабул итәргә әзерләнә! Бүген осталарыбыз Сәләт йортында уку-укыту семинарында катнашты 📈 Семинарны VBE өлкәсендәге халыкара эксперт һәм лидер, Warwick Projects тикшеренүчесе һәм өлкән партнеры Айбулат Алетдинов һәм Warwick Projects оешмасының VBE буенча милли эксперт һәм консультанты Илгиз Мөхетдинов алып бара