БАКЧАДАГЫ ФАЙДАЛЫ ҮЛӘННӘР — 30 мая 2026 г. в 09:00:05.344
БАКЧАДАГЫ ФАЙДАЛЫ ҮЛӘННӘР Бакчага чыккан саен, яшел үләннәр ашап йөрегез, дуслар 🙌 ПЕТРУШКА . Андагы каротиноидлар кан басымын төшерә, ә С витамины начар холестерин белән көрәшә. БАЗИЛИК . Кан басымын киметә, кан тамырларының йомшаруына ярдәм итүе белән бәйле. УКРОП. Газ ясалуны киметә, ашкайнатуны яхшырта, кан басымын көйли. ЯФРАКЛЫ САЛАТ. Составында кан әйләнешен стимуллаштыручы һәм эчке органнарның кислород белән туклануын яхшыртучы антиоксидантлар бар. ЯШЕЛ СУГАН. Иммунитетны ныгыта, антиоксидант үзлеккә ия, кан әйләнеше системасы, ашкайнату өчен файдалы һ.б. Г. Атнагулова Яшеллек хөрмәтенә- ❤️ Иң яраткан тәмләткеч үләннәрегез нинди?

