Бүген Колхоз базары тирәләренә төштек әле, черешня алдык. Кг 800-900 сум. — 1 июня 2026 г. в 16:54:33.605
Бүген Колхоз базары тирәләренә төштек әле, черешня алдык. Кг 800-900 сум. Черешня (төче чия) файдасы: ✔️организмны чистарта, кан тамырларын ныгыта; ✔️эчәклекнең лайласын саклый, эчәклек яман чиренә профилактик чара; ✔️салкын тиюдән саклый, иммунитетны ныгыту өчен бик яхшы чара, ✔️ подагра һәм артрит авыртуын киметә ала, ✔️йокыны яхшырта һ.б. ✔️20 төче чия 1 аспирин таблеткасына тигез! Канны сыеклый👍 Антиоксидантлар организмны ирекле радикаллардан саклый. Авыз итәргә өлгердегезме әле быел?) Черешня яратучылардан - ❤️

