Борчылуым йөзгә чыккан иде кичә шулай... Ралия (кечкенә кызыбыз, 5 яшь) тешләрен дәвала... — 28 мая 2026 г. в 19:42:11.531
Борчылуым йөзгә чыккан иде кичә шулай... Ралия (кечкенә кызыбыз, 5 яшь) тешләрен дәваларга бирми дип язган идем, әллә ничә җиргә барып карадык . Седация бн дә килеп чыкмады. Ә тешләре бик сызлады (пульпит), 1 атна нурофен эчтек😢 Бер генә юл калды: тешләрен СЕВОРАН дигән наркоз белән дәвалау. Интернеттан отзывларны укыгач, бераз борчылдым. Чөнки берьюлы берничә тешкә ясыйлар, 2-3 сәг наркоз астында була. Ничек кичерер, ничек уяныр дип бик борчылдым. Башта документлар җыйдык (кан анализлары, лор, педиатрдан рөхсәт, экг), каршылыклар булмады. Таныш табиблар бн киңәштем: севоранны ышанычлы диделәр. Һәм тәвәккәлләдек🙏 Сезнең арада СЕВОРАН бн теш ясатучылар булмадымы?

