Уч төбендә ут кабызган юк иде әле 😅 — 28 июля 2026 г. в 13:51:57.880
Уч төбендә ут кабызган юк иде әле 😅 Талия миннән дә батыр)) Сез эшләп карар идегезме? Кичә дусларның туган көнендә бу. Р.С. Батырлык темасына : я бар, я юк инде ул😅 Кечкенә чакта биек тауның түбәсеннән үк шуып төшә идек, хәзер балалар ватрушка бн шуганда кыстыйлар, юк дим, куркам. Эттән дә куркам, бала чакта күршеләрдә бик усал эт бар иде : юлына очраган кешенең иңсәләренә алгы тәпиләрен куя иде дә, хуҗасы килгәнче җибәрми иде. Әллә шуннан калган курку. Кемдер тычканнан, үрмәкүчтән курка - аларына исем китми. Көчле җилдән куркам, әллә ябыграк булганга, очып китәрмен кебек 😅 Сезне ниләр куркыта ала? языгыз әле)) ❤️- мин батыр 👍- төрлечә була

