Хәерле пәнҗешәмбе иртәләре белән , дуслар 🙏🌷⭐️ — 3 сентября 2026 г. в 03:00:07.614
Хәерле пәнҗешәмбе иртәләре белән , дуслар 🙏🌷⭐️ Кызыклы фикер укыдым: "Бәхетле һәм бәхетсез кеше арасындагы аерма акчада да, матурлыкта да, хәтта проблемалар санында да түгел. Аерма-фикерләүдә." Чыннан да шулайдыр... Кемдер бертуктаусыз чагыштыру режимында яши: "башкаларда яхшырак" дип уйлый, гел кемнедер гаепли. Кемдер авыр вакытында дә яхшыны күрә белә, үзен җиңел тынычландыра, булганы өчен рәхмәт әйтә. Димәк, бәхет - кешенең эчке халәте. Барыбызга да күңел тынычлыгы һәм бәхет теләп калам . Шөкер итеп яшик 🤲🙏

