❓КӨЗЕН КАЙСЫ ВИТАМИННАР ҖИТМИ? — 7 сентября 2026 г. в 05:30:00.046
❓КӨЗЕН КАЙСЫ ВИТАМИННАР ҖИТМИ? 💊Д ВИТАМИНЫ Ул сөякләр ныклыгы, тешләр өчен кирәк , мускуллар сызлау, аяклар ою, көзән җыерудан, сезонлы авырулардан һ.б. саклый. Д ВИТАМИНЫн организм кояштан ала, саф һавада ешрак йөрегез, көзен-кышын өстәмә витаминнар кулланырга мөмкин. 💊ОМЕГА-3 Омега- 9 һәм Омега-6 организмга төрле ризыклар аша "кереп тора", ә менә Омега- 3 без кулланган сирәк ризыкларда бар (җитен мае, балыкларда, әстерхан чикләвеге ) 💊С ВИТАМИНЫ-аның җитмәве көзен рационда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең азаюы белән бәйле. Ә нәкъ менә шушы витамин салкын тию сезонында иммунитетны саклап калу өчен бик мөһим. 💊В ТӨРКЕМЕ ВИТАМИННАРЫ-аларның кытлыгы стресс арту, җәйге ялдан соң көн режимының үзгәрүе белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу витаминнар энергия һәм нерв системасы эше өчен җавап бирә. Гөлшат Атнагулова ❤️- өстәмә витаминнар кулланам 👍- ризыклардан кереп тора

