Чит илгә баргач, үзеннән -үзе безнең ил белән чагыштырасың. Һәр кешегә үзе яшәгән җир к...
Чит илгә баргач, үзеннән -үзе безнең ил белән чагыштырасың. Һәр кешегә үзе яшәгән җир кадерле , безнең илебез Аллага шөкер ким-хур түгел икән башкалар янында. Бездә шулкадәр уңдырышлы туфрак, бу безнең зур байлыгыбыз 👍 Теләгән кеше бакчасында рәхәтләнеп кирәген үстерә. Илебез урманнарга, яшеллеккә бай. Монда Гарәп Әмирлекләрендә яшеллеккә кытлык, чөнки бөтен җирдә ком, чәнечкеле үләннәр генә . Агач яки куакны киссәң зур штрафлар икән. Безнең экскурсовод: "Әгәр дә биредә кемдер бик шәп йорт төзесә, ләкин ишегалдында агач, яшеллек булмаса - ул инде байга керми" диде. Кешенең байлыгы шул яшеллек белән дә исәпләнә икән. Мондагы t безнең өчен мунча кергән кебек 😅 Мунчадан соң без һавага, салкын га чыгабыз. Монда андый урын - кондиционер асты) шунсыз хәлдән таясың. Ә урамдагы эшчеләр ничек эшли соң дип сорагач, безнең гид : "ияләшәләр" диде 😁 Үзенең элек Россиядә Петербургта укыганын сөйләп алды, салкынны ярата идем ди, хәзер анда барсам өшим ди😅 Ни дисәң дә без 4 фасылны күрә алуыбыз белән бәхетле. Көз үзенчә матур, кышны да яратам, язга аеруча гашыйк мин һәм кыска булса да җәебез дә бар)) ❤️-үз илебезне яратам 🥰- ә мин җылы якка күченер идем