Нарат күркәсеннән әни ясаган вареньеларны чыгардым әле😃 Күркәлесенә караганда, бленде...
Нарат күркәсеннән әни ясаган вареньеларны чыгардым әле😃 Күркәлесенә караганда, блендер аша үткәрелгәне җайлы ашала һәм бик тәмле🥰) 1.яшь нарат күркәләре кирәк була (июнь аенда җыярга ) 2.күмелерлек су салып, кайнап чыккач 20 минут тирәсе пешерергә 3. күркәләрне сөзеп алырга һәм иттарткычтан чыгарырга (яки блендер бн вакларга) 4.суына шикәр комы өстәп сироп ясарга 5.сиропка иттарткычтан чыгарылган күркәләрне кушып тагын бераз кайнатырга Файдалы тәмлүшкә әзер 😍 Көнгә бер чәй калагы чәй белән эчәргә Әни варенье урынына санамыйча ашый аны, хәл кертә ди һәм күп авырулардан профилактик чара🔥 Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.
Канал в каталоге Максиметера
21 515 подписчиков · Еда и рецепты