ИМПЛАНТ ТЕШ ҺӘМ СӨЯК ПЛАСТИКАСЫ
ИМПЛАНТ ТЕШ ҺӘМ СӨЯК ПЛАСТИКАСЫ Имплант теш куйдырырга теләгәндә, һәрвакытта да җайлы гына килеп чыкмый. Кайчак "наращивание костной ткани" ясатырга кушалар. 🦷 Сәбәбе : тешне югалтканнан соң, вакыт узу белән, шул урындагы сөяк тукымасы юкара һәм кимергә мөмкин . ❗️Имплантны урнаштыру өчен, сөяк күләме җитәрлек булырга тиеш. Процедура ничек уза? ✔️ Сөяк җитмәгән урынга махсус сөяк материалы урнаштырыла. ✔️ Ул яңа сөяк тукымасы үсүенә ярдәм итә. Никадәр вакыт кирәк була? Сөякнең торгызылуы берничә ай дәвам итә, 3–6 ай яки күбрәк вакыт кирәк була , вакыты индивидуаль билгеләнә. ❓Сезнең арада бу процедураны ясатучылар бармы икән? Языгыз әле ❤️ Гөлшат Атнагулова
Канал в каталоге Максиметера
21 637 подписчиков · Еда и рецепты