Энемнәр Арчадагы сабантуйга кайтканнар иде)) Менә шул күзне бәйләп бүләк кисүләре шунд... — 7 июня 2026 г. в 16:10:56.880
Энемнәр Арчадагы сабантуйга кайтканнар иде)) Менә шул күзне бәйләп бүләк кисүләре шундый күңелле бит ул бала чакта. Без Сабантуйлардан бер пакет бүләк төяп кайта идек кош тоткандай 😃 Яраткан уеннарыбыз: -кайчы бн бүләк кисү, -чүлмәк вату, -капчык киеп йөгерү, -кашыкка йомырка салып, авызга кабып йөгерү һ.б. иде Без өч бертуган булгач, уенда бергә катнаша идек тә, бүләк бары безнең гаиләгә кайта иде кем җиңсә дә, әле хәйләсен китереп бергә килә идек тә "ничья" дип һәрберебезгә бүләк эләгә иде 😂 Сездә нинди хатирәләр Сабантуй уеннарыннан? Кемнең гаиләсендә нинди батырлар бар? Бәлки кул көрәшендә, ат чабышында җиңгәнегез бардыр, колга башына менүчеләр юкмы?)

