Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чәчәк ат, минем Россия!» Россия көненә багышланг... — 15 июня 2026 г. в 12:00:05.622
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чәчәк ат, минем Россия!» Россия көненә багышланган бәйрәм концерты оештырдылар. Һава шартлары начараю сәбәпле, бәйрәм чарасы мәдәният йортының уңайлы тамаша залына күчте, бу кичәнең атмосферасын тагын да җылырак итте. Бәйрәмдә Ватаныбызның бөеклеген, матурлыгын һәм күпмилләтле байлыгын данлаучы патриотик җырлар яңгырады. Һәрбер иҗат номерын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар, артистларга кушылып җырладылар.

