Түбән Симет авылыннан Илһам Галимов: "Суыткыч отасымны сиздем"
Түбән Симет авылыннан Илһам Галимов: "Суыткыч отасымны сиздем" Аукционны оештыручы Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов уйнатылачак 15 төрле бүләкне атап чыккач, аларны булдыруда ярдәм күрсәткән, үзе әйтүенчә, төп иганәчеләр – Саба байларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Иң зур приз – 65 мең сумлык суыткычны район башлыгы бүләк иткән. Аукционда шулай ук велосипед, телевизор, кер юу машинасы, термопот, блендер, тузан суырткыч, үтүк, центнерлы фураж кебек затлы призлар арасында уенчык машина, мини бассейн, чәч алгыч машинка, сетевой фильтр кебек, халык әйтмешли, “ыбыр-чыбыр” да уйнатылачак иде. Аукцион шартлары буенча һәркем үз бәясен тәкъдим итеп, бүләк яшеренгән конвертларны сатып алды. 2 меңнән башланып киткән бәя - 15 меңгә кадәр күтәрелде. Тулырак САЙТЫБЫЗДА укыгыз - https://saby-rt.ru/news/sabantuy/aukcion-inucese-zur-bulak-otasymny-sizdem