🌿🧹Районда 1 апрельдән башланган санитар-экологик икеайлыгында яшәгән җиребезне ямьл... — 29 июня 2026 г. в 11:00:05.220
🌿🧹Районда 1 апрельдән башланган санитар-экологик икеайлыгында яшәгән җиребезне ямьләндерү буенча күп эш башкарылды: оешма-предприятиеләр территорияләре тәртипкә китерелде, парк, скверлар, балалар мәйданчыклары чүп-чардан арындырылды, газоннар, чәчәклекләр төзекләндерелде, агач-куаклар утыртылды. Массакүләм өмәләрдә өч меңнән артык кеше катнашты. Болар – предприятие-оешма хезмәткәрләре, иҗтимагый хәрәкәтләр, мәктәп укучылары, шулай ук чисталык булдыруга битараф калмаучылар. Ике ай эчендә полигонга 4310 кубометр чүп-чар чыгарылды, моңа 160 берәмлек техника җәлеп ителде. Районда 1010 төп агач һәм 311 куак утыртылды. Шул ук вакытта Саба муниципаль районы башкарма комитетының административ комиссиясе икеайлык барышында торак пунктлар төзеклеге кагыйдәләрен бозучы 11 гражданны затны ачыклады. Аларның 9ызына кисәтү ясалды, 2 кеше икешәр мең сум күләмендә штрафка тартылды.

