Безнекеләр сынатмады👏 — 7 июля 2026 г. в 08:00:01
Безнекеләр сынатмады👏 2026 елның 26 июненнән 1 июленә кадәр Казанда «Абилимпикс» - махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат булып узды. Анда 21 төп һәм 7 демонстрацион компетенциядә 1000гә якын кеше катнашты. МХО ветераннарына тыныч тормышта үзләрен табарга ярдәм итү-дәүләтнең бурычы. Казанда «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты — бу бурычның ничек хәл ителүе үрнәге. Татарстан җыелма командасында 126 Ветеран, шулар исәбендә Саба районыннан 3 ветеран ир-егет катнашты һәм призлы урыннар яулады: 🔸Рафиков Ильдус Ринатович – “Беренче медицина ярдәме күрсәтү”- 🥇урын 🔸Рашитов Рифат Ренатович – “Пешекче эше”- 🥈урын ( 1 урынга 2 балл җитмәде) 🔸Биктимеров Ленур Шахинурович –“Вокал”- 4 урын (призлы урынга 2 балл җитмәде) Горурланабыз! Афәрин!👏🎉