📖 🎉 Бүген Татарстан китап нәшрияты искиткеч әһәмиятле датаны - үзенең 107 еллыгын бил... — 22 июля 2026 г. в 10:26:01.289
📖 🎉 Бүген Татарстан китап нәшрияты искиткеч әһәмиятле датаны - үзенең 107 еллыгын билгеләп үтә. Нәшрият беренче көннән алып бүгенгәчә бай әдәби мирасны саклап кала алды, китапларның санын һәм сыйфатын үстерде, ватаныбызда гына түгел, чит илләрдә дә танылу алды. ✍️📚 Шушы көннәрдә районыбыз Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләрен кабул итте. Татарстан китап нәшриятының генераль директор урынбасары Ләйсән Миңнуллина әйтүенчә, нәшрият хезмәткәрләренең Сабага килүе очраклы түгел - Татарстан китап нәшриятының оешу датасын әлеге төбәкнең горурлыгы булган, күренекле шәхес Әбрар Кәримуллин язып калдырган. Тулырак - ВИДЕОДА. 📹 Видео: Алсу Ибраһимова.

