🌸 Олы Кибәчедә яшәүче авылның хәрмәтле абыстае Гатиатуллина Әлфинур апага 85 яшь тулды. — 1 октября 2026 г. в 12:38:22.248
🌸 Олы Кибәчедә яшәүче авылның хәрмәтле абыстае Гатиатуллина Әлфинур апага 85 яшь тулды. 🌸 Аны бу күркәм юбилее уңаеннан, авылның имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Саба районы мөхтәсибәте исеменнән авыл халкына дини тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. 🌸 Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин шулай ук зур рәхмәтләрен җиткереп, бүләк тапшырды. Әлфинур апага әле тагын озак еллар саулык-сәламәтлек белән, шушы изге эшен дәвам итүен телибез!