🍂 Зиратларны төзекләндерү һәм ата-бабаларыбызның каберләрен даими карап тору - җаваплы...
🍂 Зиратларны төзекләндерү һәм ата-бабаларыбызның каберләрен даими карап тору - җаваплы һәм барыбыз өчен дә игелекле эш. 🍂 Агымдагы елның октябрендә Сүлә авылы зиратында авыл халкы һәм авылда туып үсеп, читкә киткән авылдашларның ярдәме белән зиратка керү капкасы төзекләндерелде. 🍂 Курсабаш авыл җирлеге администрациясе бу игелекле эшкә өлеш кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерә.