"Оста" балалар иҗат үзәгенең мозаика түгәрәге укучылары башкалабызнын Г. Тукай музеенда...
"Оста" балалар иҗат үзәгенең мозаика түгәрәге укучылары башкалабызнын Г. Тукай музеенда кунакта булып кайттылар. Укучыларның Тукай әсәрләре буенча ясалган картиналары да күргәзмәгә куелды. Алар анда шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче Алина Бикмуллина белән дә очраштылар. Очрашу искиткеч җылы шартларда узды. Укучылар үзләренең эшләрен күрсәттеләр, вак кисәкләрдән картиналар тудыруларын сөйләделәр. Соңыннан алар "Уникаль осталык үзәге" нә (ЦУМ) бардылар. Бу сәяхәт аларга кызыклы һәм талантлы кешеләр белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек булды. Очрашулар вакыты сизелмичә үтте һәм тәэсирләр белән тулы булды.