Хәзерге вакытта «Саба-Арена» спорт комплексында Әтиләр көненә багышланган «ӘТИ + МИН» (...
Хәзерге вакытта «Саба-Арена» спорт комплексында Әтиләр көненә багышланган «ӘТИ + МИН» («ПАПА + Я») IV Республика чемпионатының финал ярышлары уза! 👨👧👦🏆 Бүген биредә республиканың төрле почмакларыннан - 43 районнан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгән 75 гаилә командасы бер мәйданда очраша. Саба районы данын 3 команда - Вәлиевлар, Вәлиуллиннар, Мәүлетовлар гаиләләре яклый. Әлеге чараның төп максаты — гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әтиләрнең бала тәрбияләүдәге ролен күтәрү, балалар белән әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да җылыту. ❤️ Катнашучыларны мавыктыргыч бәйгеләр, кызыклы сынаулар һәм онытылмаслык мизгелләр көтә!