Перейти к содержимому
Максиметер

7 июньдә узган «Сабантуй “Игенче”‑2026» бәйрәме югары дәрәҗәдә үтте. Мәйдан балалар өче...

7 июньдә узган «Сабантуй “Игенче”‑2026» бәйрәме югары дәрәҗәдә үтте. Мәйдан балалар өчен аттракционнар, спорт бәйгеләре һәм башка уңайлыклар белән җиһазландырылды. Бәйрәм билгеләнгән сәгатьтә музыка аһәңнәре белән башланды, күп мәртәбәле кунаклар килде. Тантаналы ачылыштан соң «Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Зарипов язгы кыр эшләрендә уңыш казанып, алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде. Соңыннан мәйдан гөрләп китте: капчык белән сугышу, аркан тарту, көрәш һ. б. төрле уен‑бәйгеләр оештырылды. Халык арасында татарча көрәш аеруча кызыклы булды — ул балалар, үсмерләр һәм ир‑егетләр арасында узды. Концерт программасында Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Вадим Захаров, Айдар Тимербаев, Нәфкатъ Нигматуллин, Зәринә Хасаншина, Лилия Шакирова, «Айфара» төркеме, Рөстәм Хөсәенов һ. б. артистлар чыгыш ясады. Бәйрәмне якташыбыз - Ленур Биктимиров алып барды. Халык күңел ачты, ял итте һәм көч туплады.

299 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

383 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.