🎉Барлык райондашларыбызны һәм кунакларны яшьләр көне уңаеннан үтүче мәдәни-спорт бәйрә... — 25 июня 2026 г. в 07:50:23.899
🎉Барлык райондашларыбызны һәм кунакларны яшьләр көне уңаеннан үтүче мәдәни-спорт бәйрәменә чакырабыз! 🎉 27 июньдә «Олимп» стадионында (Г. Тукай урамы, 7 нче йорт) «Земля спорта» Бөтенроссия марафонының төбәк этабы үтәчәк. Бу — энергиягә, спортка бай бер көн булачак!❤️ 🎙Кичәнең төп бизәге — Татарстанның халык артисты Ришат Тухватуллинның чыгышы. Аның җырлары барлык кунакларның кәефен күтәрәчәк! 📃Программа: 08:00 — катнашучыларны теркәү (муниципаль этап җиңүчеләре); 09:30 — тантаналы ачылу; 09:45 — катнашучылар өчен зарядка; 09:50 — көч элементларын күрсәтү; 10:30 — волейбол, пляж футболы һәм ГТО буенча ярышлар; 11:00 — гаилә эстафетасы буенча ярышлар; 11:30 — көч экстримы буенча ярышлар; 13:40 — аркан тарту; 14:30 — бүләкләү, марафонның тантаналы ябылуы һәм артистлар чыгышы. Гаилә белән килегез — олылар да, балалар да кызыксынып карар! Ярышларда катнашырга теләгәннәр рәсми сайтта теркәлә ала. (афишадагы QR‑код ярдәмендә). 27 июньдә «Олимп» стадионында очрашканга кадәр! #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ

