27 июнь көнне Саба аграр көллиятендә, инде матур традициягә әверелгән, 11 сыйныфлар уку... — 29 июня 2026 г. в 12:57:25.943
27 июнь көнне Саба аграр көллиятендә, инде матур традициягә әверелгән, 11 сыйныфлар укучылары, аларның укытучылары һәм әти-әниләре катнашында мәктәпне уңышлы тәмамлауга багышланган тантаналы чара узды.🎉 Рәсми өлешне котлау сүзе белән Саба муниципаль районы Башлыгы Раис Минниханов ачып җибәрде. Быелгы имтиханнарда аерым фәннәрдән иң югары – 100 балл җыйган укучылар тәбрикләнде. Укуда зур уңышларга ирешкән укучылар кызыл аттестат һәм медаль белән бүләкләнделәр. Спортта һәм иҗатта казанышлары булган чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук республика һәм бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреатлары аерым билгеләп үтелде.👍 Аларга югары нәтиҗәләр өчен Саба муниципаль районы башлыгының Котлау хатлары һәм Мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды.❤️ Ак өметләр, якты ышанычлар, өр-яңа хыяллар белән тулы тормышка аяк басуыгыз белән тәбриклибез сезне, укучылар!🤝

