Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты Марсил Галимуллинның туганнарының һ... — 10 июля 2026 г. в 12:51:17.053
Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты Марсил Галимуллинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Саба районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге җитәкчесе Марсил Мулланур улы Галимуллинның 67 нче яшендә вафат булуы турында тирән кайгы белән хәбәр итә. Марсил Мулланур улы 26 ел гомерен игелекле эшкә – табигатьне саклауга багышлады. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республиканың биологик төрлелеген саклап калуга бәяләп бетергесез өлеше нәтиҗәсендә «Татарстан Республикасының атказанган экологы» дигән югары исемгә лаек була. Марсил Мулланур улы Галимуллинның югары класслы профессионал, намуслы кеше һәм республикабызның чын патриоты буларак истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Хушлашу тантанасы 11 июльдә иртәнге 8:00 сәгатьтә Кукмара районы, Ташлы Елга авылы, А. Алиш ур., 2 нче йорт адресында узачак.

