Саба районы Кызыл-Мишә авылында тыл һәм хезмәт ветераны, тәҗрибәле укытучы Луиза Хәким ... — 6 июля 2026 г. в 08:21:05.637
Саба районы Кызыл-Мишә авылында тыл һәм хезмәт ветераны, тәҗрибәле укытучы Луиза Хәким кызы Яруллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 1931 елның 1 июлендә дөньяга килгән ул, сугыш чорында укып, соңыннан Арча педагогия училищесын һәм Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Авылда югары белем алган беренче кеше булып саналган Луиза Хәким кызы 1946 елдан 1983 елга кадәр мәктәптә татар теле, әдәбият һәм тарих укыткан. Ул ире белән биш бала тәрбияләп үстергән, хәзерге көндә аның 8 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Ветеран туган авылында килене белән гомер итә. Шушы көннәрдә аны Саба районы Башлыгы исеменнән, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, җирлек башлыгы Айдар Хаҗиев, Тимершык мәктәп директоры Айдар Кәрәмов тәбрикләде. Юбилеегыз белән без дә котлыйбыз, Луиза әби! Хәерле гомерләр насыйп итсен!

