Перейти к содержимому
Максиметер

🚔90 еллык тарих: Байлар Сабасында Дәүләт автоинспекциясе хезмәтенә багышланган тантана...

🚔90 еллык тарих: Байлар Сабасында Дәүләт автоинспекциясе хезмәтенә багышланган тантаналы чара узды. 3 июль көнне Байлар Сабасының үзәгендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәтенең 90 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде. Бу чарада район Башлыгы Раис Минниханов, Рәсәй эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге начальнигы Фәрит Гатауллин һәм Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Эдуард Әхмәдуллин катнаштылар. Раис Нургалиевич юлларда иминлек тәэмин итүдә ГАИ хезмәткәрләренең мөһим ролен ассызыклады. Ул аларның хезмәткә җаваплы мөнәсәбәте һәм сайланган эшкә тугрылыклары өчен рәхмәт сүзләрен әйтте, киләчәк яңалыклар белән таныштырды. 🏆Бүләкләр һәм хөрмәт Хезмәтләре өчен берничә хезмәткәргә югары бүләкләр тапшырылды: 📃Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән намуслы хезмәте һәм юл иминлеген ныгытуга керткән өлеше өчен бүләкләнделәр: Илнур Насыйбуллин, Фәнзил Нуриев, Фаил Мәҗитов  📃Россия Эчке эшләр министрлыгының II дәрәҗәле күкрәк билгесе белән бүләкләнде: полиция өлкән лейтенанты, ЮХИДИ инспекторы Аяз Каюмов. Аның югары профессионализмы һәм инициативалылыгы аерым билгеләп үтелде. Безнең хезмәткәрләргә рәхмәт һәм аларнга яңа уңышлар насыйп итсен! Юлларда иминлек һәрвакыт өстен булсын! 🇷🇺🚔

193 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

385 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.