ТРсы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу атнада Саба районына эшлекле сәфәр кылды. — 17 июля 2026 г. в 11:41:20.667
ТРсы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу атнада Саба районына эшлекле сәфәр кылды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров озатуында ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Корсабаш мәктәп-интернаты, Югары Утар балаларга социаль хезмәт күрсәтү йорты, Тимершык урта мәктәбе филиалы булган Миңгәр башлангыч белем бирү мәктәпләрендә булып аларның торышын карады.

