Перейти к содержимому
Максиметер

14 июль көнне Саба муниципаль районының балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукл...

14 июль көнне Саба муниципаль районының балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе Саба районы территориясендәге су объектлары буенча ведомствоара рейд оештырды. Рейдта  балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты, мәгариф дарәсе, Саба районы буенча эчке эшләр бүлеге  вәкилләре катнашты. ⚠️Рейдның төп максаты — җиһазландырылмаган һәм коену рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенучы балаларны ачыклау һәм алдан саклану чараларын күрү булды. Су объектларында балаларның һәлак булуының төп сәбәпләренең берсе — рөхсәтсез урыннарда су керү.🏊❌ Әти‑әниләргә мөрәҗәгать итәбез: балаларны сулыклар кырыенда караучысыз калдырмагыз, җиһазландырылмаган урыннарда су коенырга рөхсәт бирмәгез!🙏 ❗Ата‑аналарның җавапсыз мөнәсәбәте өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылык каралган

402 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

384 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.