Перейти к содержимому
Максиметер

🚦Саба районында юл хәрәкәте иминлеге буенча киңәйтелгән комиссия утырышы узды!🚦

🚦Саба районында юл хәрәкәте иминлеге буенча киңәйтелгән комиссия утырышы узды!🚦 Бүген Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендәге комиссиядә Наил Агишев һәм Фәрит Гатауллин катнашты. Монда доклад ясаучылар 6 айга хисап тотты.  ❗Мөһим статистика:  🔹Районыбыз юлларында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде — бу 2025 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк!  🔹12 кеше җәрәхәт алды, 3 кеше һәлак булды.  🔹Аварияләрнең 60 % — бәрелү очраклары, калганнары — пешеходларга бәрелеү, юл кырыена төшеп китү һәм электровелосипед белән егылу.  🔹Агымдагы елның 6 аенда 3822 административ хокук бозу ачыкланды, шул исәптән 39 аек булмаган хәлдә йөртүче җаваплылыкка тартылды. ⚠️Җәйге сезонда мототехника саны арта, ә балалар арасында аның кулланылуы — аерым борчу чыганагы. Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Марат Гаязов әйтүенчә, күп ата‑аналар фаҗига китерү куркынычы турында уйлап та карамыйча, балаларына мотоцикл, питбайк, скутер һәм квадроцикллар алып бирәләр. ❗Исегезгә төшерәбез: балаларга юлда куркыныч техника бирү — бик зур җаваплылык! ⚖️Мәсәлән, Кайбыч районында яшәүче балигъ булмаган баланы хокукка каршы гамәлләр кылуга җәлеп иткән өчен хөкем ителде. Эш материаллары буенча, 2024 елда гаепләнүче мопед сатып алган һәм аны үз улына тапшырган. 2025 елда, мопед белән идарә иткәндә, балигъ булмаган бала юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Авария нәтиҗәсендә малай тән җәрәхәтләре ала, алар аның сәламәтлегенә авыр зыян китерә. Ир-ат үз гаебен таныды. Суд карары белән аңа 55 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Юлларда игътибарлы булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!🙏  #СабаРайоны #ЮлИминлеге #БезКуркынычЮлларда

345 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

384 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.