Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген Сабада тарихчы Рәйсә Сираҗиева яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.

Бүген Сабада тарихчы Рәйсә Сираҗиева яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. Рәйсә Бәдретдин кызы 20 елга якын Саба тарихын өйрәнүгә багышлаган: 8 ел — Саба урта мәктәбендә, 14 ел район үзәгендә урнашкан туган якны өйрәнү музеенда эшләгән. Музей фондындагы 3 меңнән артык экспонат аның көче белән тупланган. Тарихчы һәрберсе турында тулы мәгълүмат язып калдырган. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин һәм тарихчылар (Альберт Борһанов, Илдар Сафин, Дания Шиһапова, Гүзәлия Дәүләтшина) аның хезмәтен искә алдылар. Такта ачылганнан соң, тарихчы истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды, аннары халык зиратка юнәлде, Рәйсә апаның кабере башына чәчәкләр салдылар, дога кылдылар.

338 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

384 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.