Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Новости · 29 июля 2026 г.
🎉Узган атнада Кызыл-Мишә авылында «Авыл көне» бәйрәме узды.🎉
🎉Узган атнада Кызыл-Мишә авылында «Авыл көне» бәйрәме узды.🎉 Бәйрәм авылның гөреф-гадәтләрен истә тотып, тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алып оештырылды.👍 Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә туган якларына җыелдылар. Бу бәйрәм авыл халкы, кайткан кунаклар өчен җылы очрашу булды.❤️ Мәйдан уртасында традицион рәвештә уеннар, конкурслар, җыр-биюләр гөрләп торды. Теләге булган һәркем бердәм рәвештә катнашты, ә тамашачылар бу вакытта алкышлар белән актив рәвештә ярдәм иттеләр. Авыл көне, авылның актив гражданнары, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, иганәченләрнең тырышлыгы белән үткәрелде.