Перейти к содержимому
Максиметер

🎓25 август көнне Саба аграр көллияте базасында Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткә...

🎓25 август көнне Саба аграр көллияте базасында Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Утырышның пленар өлешендә район Башлыгы Раис Минниханов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм югары дәрәҗәдәге кунаклар катнашты. Мәгариф өлкәсендә ел саен уздырыла торган әлеге чарада башкарылган эшләргә йомгак ясала, киләсе уку елына бурычлар куела. Август киңәшмәсе алдыннан кунаклар мәгариф учреждениеләре оештырган күргәзмә белән таныштылар. Ул һөнәри юнәлеш бирү өлкәсенә багышланды. Чара барышында район Башлыгы Раис Минниханов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров лаеклы ялга китүче укытучыларны һәм быел районыбыз мәктәпләре укытучылар сафын тулыландыручы яшь мөгаллимнәрне, шулай ук, район, республика, Россия дәрәҗәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән педагогларны хөрмәтләделәр. Яңа уку елы яңа үрләргә һәм уңышларга бай булсын!🙏

310 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

384 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.