Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Новости · 3 сентября 2026 г.
2026 елның 24-26 августында Казан дәүләт аграр университеты базасында Бөтенроссия «Агро... — 3 сентября 2026 г. в 04:54:26.106
2026 елның 24-26 августында Казан дәүләт аграр университеты базасында Бөтенроссия «АгроНТРИ-2026» конкурсының финалы узды. Быел «ОНИКС» белем бирү үзәгеннән финал этабында 11 сыйныф укучылары катнашты: • Гатауллина Гөлфия — «АгроКосмос» номинациясендә 🥉 урын • Сабиров Алмаз — “АгроСмарт” номинациясендә 🥈 урын Талантлы укучыларыбызны уңышлары белән тәбриклибез! Бу — югары әзерлек дәрәҗәсен һәм заманча агротехнологияләргә кызыксынуны күрсәтә торган нәтиҗә.👍 Укучыларны әзерләгән һәм аларның үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләре Гаптерахимов Рәсим Тәсним улына рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да уңышлар, яңа фәнни ачышлар һәм җиңүләр телибез!👏

