Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Новости · 1 сентября 2026 г.
Бүген барлык мәктәпләрдә дә яңа уку елына старт бирелде. — 1 сентября 2026 г. в 13:43:21.379
Бүген барлык мәктәпләрдә дә яңа уку елына старт бирелде. 2026-2027нче уку елында 345 укучы 1нче сыйныфка укырга керде. Саба аграр көллиятендә техник-механик, бухгалтер-экономист, төзүче, повар, автомеханик, программалаштыру белгечлекләре буенча укыту планлаштырыла, 122 студент беренче курска укырга килде, студентлар саны - 352. Районда 41 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, шул исәптән 3 филиал бар. Яңа уку елында балалар бакчасына 1650 бала йөриячәк. Ел саен дәүләт имтиханнары нәтижәләре күрсәткече уңай якка үзгәрә, 2025-2026нчы уку елында Саба районының нәтиҗәсе, республика белән чагыштырганда, барлык фәннәрдән дә югары. Бердәм дәүләт имтиханнарында район мәктәпләренең 7 чыгарылыш сыйныф укучысы иң югары 100 балл алуга ирештеләр. Укучыларыбыз фән олимпиадаларының республика, Бөтенроссия, регион этапларында 196 призлы урын алуга ирештеләр. Мәгариф оешмаларына төзекләндерү эшләре өчен федераль һәм республика бюджетыннан 809 млн., җирле бюджеттан 17 млн. сум акча бүленде. Районыбызда укучылар тиешле дәрәҗәдә белем һәм тәрбия алсын өчен барлык шартлар тудырылган. Киләчәктә җәмгыятьтә үз урынын таба алырлык шәхес тәрбияләү - бүгенге педагоглар алдында торучы иң зур бурыч. Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне телибез.

