Перейти к содержимому
Максиметер

Узган шимбәдә Байлар Сабасында Татарстан урман хуҗалыгы оешуга 105 ел тулу һәм Урман хе...

Узган шимбәдә Байлар Сабасында Татарстан урман хуҗалыгы оешуга 105 ел тулу һәм Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район Башлыгы Раис Минниханов һәм башкалар катнашты. Бәйрәм программасы һөнәри осталык конкурслары, заманча техника (дроннар, видеорегистраторлар) күрсәтү һәм «Урман Сабантуе» белән дәвам итте. Иң яхшы урманчылар, инспекторлар һәм операторлар бүләкләнде. Рөстәм Миңнеханов урманчыларны бәйрәм белән котлап, тармакта 2,5 мең кеше хезмәт куюын, династияләр саклануын һәм янгыннар булмавын билгеләп үтте. «Урманчы һөнәре – эш кенә түгел, ә сәләт ул. Миңа да урман тармагы якын. Минем әти, Нургали Миңнеханов, урманчы иде, Саба урман сәнәгате хуҗалыгын җитәкләде. Ул чакта урман сабантуйларын уздыру безнең күркәм традиция иде. Бик матур бәйрәм. Бу традицияне саклап калырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан урман хуҗалыгы ил күләмендә үрнәк булып тора. Барлык хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телибез! Фотолар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан алынды.

263 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

385 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.