Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Госорганы и учреждения · 15 сентября 2026 г.
Кстово шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) Бөтенроссия җәйге гимназиада уза — 19 төбәктән...
Кстово шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) Бөтенроссия җәйге гимназиада уза — 19 төбәктән 800 дән артык яшь спортчы 11 спорт төре буенча ярыша. Беренче тапкыр Донецк Халык Республикасы командасы катнаша. Ярышлар Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга бары тик иң яхшысы» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Саба районының «Олимп» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Татарстан данын сумо буенча ярышларда лаеклы якладылар: 🥉Амилия Кучукбаева (50 кг кадәр) — 3 нче урын; 🥉Адэлина Вафина (55 кг кадәр) — 3 нче урын. Спортчы кызларны һәм аларның тренеры И.Н. Нәбиуллинны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Сәламәтлек, яңа җиңүләр һәм тыныч күк йөзе телибез! 👏
Канал в каталоге Максиметера
385 подписчиков · Госорганы и учреждения