Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Новости · 19 сентября 2026 г.
❤️📍 Олыяз авылы: 50 ел бергә, сайлауга да — бергәләп!
❤️📍 Олыяз авылы: 50 ел бергә, сайлауга да — бергәләп! Бүген Олыяз авылы мәдәният йортында урнашкан 2470нче сайлау участогында зур хөрмәткә ия булган тагын бер матур гаиләне күрдек. Татарстанның һәм районыбызның алтын парлары — Хөмәйрә апа белән Миннәхмәт абый Галиуллиннар бүген тавыш бирергә кулга-кул тотынышып килделәр 👫. Аларның быелгы бәйрәмнәре үзенчәлекле: алар бергә гомер кичерүләренең 50 еллыгын билгеләп үтә! Алтын юбилейларын каршылаган бу күркәм парны без чын күңелдән котлыйбыз! 🎂 Галиуллиннар бүген дә тулы составта иде: уллары Ирек, кызлары, оныклары белән бергә. ❗ Бу көннең тагын бер мөһим мизгеле бар иде! Гаиләнең нәни кояшы, оныклары Сөмбелгә быел 18 яшь тулды. Бүген ул тормышындагы иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсен кичерде — беренче тапкыр сайлау хокукыннан файдаланды ✅. Районыбызда сайлау участокларында тавыш бирү зур активлык белән бара.