Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Новости · 2 октября 2026 г.
Кичә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде.
Кичә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. 1 октябрь көнне Байлар Сабасының «Ильвина» ресторанында күркәм традиция дәвам итте — 50 һәм 60 ел бергә гомер иткән парларның «Алтын һәм Бриллиант» юбилейларына багышланган тантана үтте. Юбилярларны котлап, бүләкләр тапшырдылар: 🔹Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин; 🔹ТРсы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Геннадий Глушков; 🔹Татарстан Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова; 🔹Саба районы Башлыгы Раис Минниханов. Елдагыча, яшь парларга — Сөмбел һәм Әдис Галимовларга Коръән китабы бүләк ителде. 📊Районыбыз горурлыгы: Быел районыбызда 50 ел парлы гомер кичерүче — 59 пар бар (әлеге кичәдә 43е катнашты), ә 60 ел кулга-кул тотынып яшәүче — 5 пар (3се килде). Тәбрикләнүче парларыбызның барысы бергә 120 бала, 199 онык һәм 24 оныкчык тәрбияләгән! Районыбызның иң өлкән пары — 67 ел парлы гомер кичереп, Олы Шыңар авылында яшәүче Дания апа һәм Равил ага Хаҗиевлар да катнашты. Гаилә кыйммәтләрен саклаучы һәм күпләргә үрнәк булган парларыбыз белән чиксез горурланабыз! Сезгә нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез! #Саба #Гаилә #АлтынТуй #БриллиантТуй #БайларСабасы #Горурлык