Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Новости · 1 октября 2026 г.
Хөрмәт һәм мәхәббәт бәйрәме💞
Хөрмәт һәм мәхәббәт бәйрәме💞 Бүген Саба районында аерым тантана башланып китте — 48 гаилә пары Сабаның "Ильвина" ресторанында алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтә! 50 һәм 60 ел бергә — ул тугрылык, сабырлык һәм мәхәббәт билгесе. Барлык юбилярларны ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә җылысы һәм шатлык телибез. Озын һәм бәхетле гомер сезгә!❤️